Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Андрей сөйгәне белән язылышты (фото, видео)

Буада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Андрей сөйгәне белән язылышты

 

Район ЗАГС бүлегендә тантаналы чарага яшьләрне тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, хәрбинең сугышчан дусты, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. ЗАГС бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Козырева быелның соңгы парларының берсе булуларын, мәхәббәттә яшәүләрен теләде. Кияү белән кәләшнең ике яклап та әти-әниләре дөньялар тынычланып, озын-озак гомерләрдә  бәхетле булуларын җиткерделәр. 
Үзе дә яңа гына махсус хәрби операциядә катнашучы буалылар янында булып кайткан  район башлыгы Ранис Камартдинов, Андрейның туган илен яраткан кебек, гаиләсендә дә терәк булачагына ышанычын белдерде. 
Андрей Кыяттан, ә Алинә Буа кызы. Яшьләр моннан биш ел бер-берсе белән танышып, очраша башлаганнар. Андрей ялга кайткач, сөйгән яры белән никахын законлаштырып хезмәт итәргә теләвен белдерде. Бәхетле булыгыз, яшьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев