Буада махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең батырлыгы дәүләт тарафыннан бәяләнде
Бүген мәдәни үсеш үзәгендә узган киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның күрсәткән батырлыклары дәүләт тарафыннан билгеләп үтелде.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов дәүләт бүләкләрен һәлак булучыларның әти-әниләренә, якыннарына тапшырды. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Василий Николаевич Филлипов, Алексей Борисович Краснов, Владислав Петрович Кузьмин, Александр Николаевич Плотников, Альберт Радикович Шәрәфетдинов, Альберт Гафурович Янтурин, Сергей Геннадьевич Ярылкин һәлак булганнан соң Батырлык орденына лаек булдылар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Радик Мөстәкыйм улы Хәсәновка һәм Данил Сәлимулла улы Яруллинга “Батырлык өчен” медале үлгәннән соң бирелде. Шулай ук Россия Президенты Указы нигезендә СВОда күрсәткән батырлыклары өчен һәлак булган якташларыбыз Илдар Кәрим улы Хәйретдиновка II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале, Валентин Вячеславович Милехинга, Айрат Шәүкәт улы Шәвәливка “Суворов медале” бирлде. СВОда һәлак булган якташыбыз Марсель Азат улы Садыйковның якыннарына “Суворов” медале һәм “Жуков” медале тапшырылды. Махсус хәрби операциядә экстремаль шартларда үз гомерен куркыныч астына куеп, кеше гомерләрен саклап калган өчен Стефан Александрович Ежов “Һәлак булучыларны коткарганы өчен” медаленә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев