Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мәктәп укучысының телефонын 9 ай элек кем урлаганы билгеле булды

Узган уку елы ахырында шәһәр мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысының кыйммәтле телефоны югалуы факты теркәлгән иде. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре кем кулы "уйнаганын" якынча сизсәләр дә, әлегә кадәр чын угрыны ачыклый алмадылар. Шушы көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре урланган телефонның ЭМ ЭЙ коды "телгә" килү белән урлаучының эзенә...


Узган уку елы ахырында шәһәр мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысының кыйммәтле телефоны югалуы факты теркәлгән иде. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре кем кулы "уйнаганын" якынча сизсәләр дә, әлегә кадәр чын угрыны ачыклый алмадылар. Шушы көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре урланган телефонның ЭМ ЭЙ коды "телгә" килү белән урлаучының эзенә төшәләр. Телефонның яңа хуҗасы шул көнгә кадәр сүнеп торган "трубкага" әбисенең "симка"сын куеп кабызып караган. Урлаучыны 18 яшькә җитмәве генә аны җинаять җаваплылыгыннан коткарып калды.
Берничә көн элек шәһәрнең тагын бер мәктәбендә башлангыч сыйныфта телефон урлау факты теркәлгән иде. Берничә көннән соң "трубка" ташлап калдырылган урыннан табылды. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре кем урлаганын ахыргача ачыклаячакларын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган уку елы ахырында шәһәр мәктәпләренең берсендә югары сыйныф