Буада Некрасовта һәм Б. Хмельницкийда: ишегалдына каршы – ишегалды (фоторепортаж)
Шәһәрнең Некрасов урамындагы ишгеалды спорт мәйданчыгында узган шимбәдә стритбол ярышлары узды. Анда барлыгы 17 ишегалды командасы катнашты. Аларның берсе дә киеренке көрәштә сынатырга теләмәде. Ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар. Нәтиҗәдә 16 яшьтән узган малайлар арасында "Креатив", кызлар арасында "Чебурашка" командалары беренчелекне алды. 16 яшькә кадәргеләр арасында егетләрнең "West" командасы,...
Шәһәрнең Некрасов урамындагы ишгеалды спорт мәйданчыгында узган шимбәдә стритбол ярышлары узды. Анда барлыгы 17 ишегалды командасы катнашты. Аларның берсе дә киеренке көрәштә сынатырга теләмәде. Ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар. Нәтиҗәдә 16 яшьтән узган малайлар арасында "Креатив", кызлар арасында "Чебурашка" командалары беренчелекне алды. 16 яшькә кадәргеләр арасында егетләрнең "West" командасы, лицей-интернат кызлары лидер. 12 яшькә кадәргеләр арасында "Зәңгәр акулалар" командасы алды.
Параллель рәвештә Б.Хмельницкий спорт мәйданчыгында волейбол уеннары барды. Өч җыелма командадан беренче урынга шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе чыкты, калган ике призлы урыннар 2 номерлы лицей, "Яшьлек" спорт мәктәбе уенчыларына бирелде.
Ике мәйданчыкта барган ярышларның җиңүчеләре дә район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлегеннән, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев