Буада ничек чыпчыкларны санадылар. Безнең җимлекләр рәхмәтендә аларның саны арткан
“Зөя буйлары” заказнигы начальнигы Фаил Галиев белдерүенчә, чыпчыкларны гади ысул белән санаганнар – һавада күргән кошларның исәбен блокнотка теркәп барганнар,
кайда очканнарын да язганнар. Безнең якларда ике төрле чыпчык бар: йортныкылар һәм кырныкылар. Санаучылар аларны аерып исәпкә алып барганнар. Исәпкә алу Россиядә кошларның популяциясен саклауга юнәлтелгән “Экологик иминлек” проекты буенча гамәлгә ашырылды.
– Шунысы шатландыра: соңгы елларда чыпчыклар шәһәрдә дә күбәйде. Элегрәк авылларда гына алар өерләре белән оча иде. Халык кошлар турында кайгырта, балалар да, өлкәннәр дә җимлекләр ясап эләләр. Аларга көнбагыш, бодай, ипи ваклары салып торалар. Шуңа без буалыларга рәхмәтле. Чыпчыклар табигать өчен бик кирәк, алар санитар ролен үтиләр, - диде заказник начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев