Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада әниләрне котладылар (фоторепортаж)

Бүген район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Адав- Толымбай авылыннан 5 бала тәрбияләгән Венера Николаевага һәм Иске Мәртледән 12 бала анасы Елена Матвеевага Татарстан Республикасы бүләге - "Ана даны" медале тапшырылды. Бәйрәмгә районыбызның "Герой ана" исеменә лаек булучылар, күп балалы аналар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган...

Бүген район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Адав- Толымбай авылыннан 5 бала тәрбияләгән Венера Николаевага һәм Иске Мәртледән 12 бала анасы Елена Матвеевага Татарстан Республикасы бүләге - "Ана даны" медале тапшырылды. Бәйрәмгә районыбызның "Герой ана" исеменә лаек булучылар, күп балалы аналар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең, Төньяк Кавказ регионы территориясендә башларын салган солдатларның, туган якларына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган әфганчыларның әниләре дә чакырылган иде. Район җитәкчелеге аларның барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Әниләр дә, бәйрәмгә килгән кунаклар да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте.