Буада Өчмунча авылы янында күпер ремонтлана (+фото)
“Волгодорстрой” җәмгыяте бу көннәрдә Буа-Килдураз автоюлында Өчмунча авылы янындагы күперне ремонтлый. Бу планлы төзекләндерү. Күпернең култыксалары, барьер корылмалары алмаштырыла, җәяүле һәм автомобиль йөри торган өслеге яңадан җәелә.
Җәмгыятьнең 5 номерлы эксплуатацияләү участогы начальнигы Айрат Айзатуллин белдерүенчә, оешма карамагында Буа районы буенча 23 күпер исәпләнә. Шулай ук юллардагы су агу торбаларын карап тоту да алар карамагында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев