Буада оешма-предприятиеләрдә китап күргәзмәләре оештыралар
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ватанны саклау елы кысаларында оешма-предприятиеләргә чыгып шул исемдәге китап күргәзмәләре оештыралар.
Күчмә китапханә гыйнвардан алып май аена кадәр дәвам итәчәк һәм алар барлыгы 29 коллективта булачаклар. Шул ук вакытта әлеге китапларны укырга биреп калдырачаклар. Чираттагасы “Водоканал” җәмгыятендә узды һәм анда җирле язучылар да чакырылган иде. Җирле шагыйрә Гөлшат Мохтәрова сугыш турында шигырьләрен укыды һәм соңгы вакытта көйләр язуы турында әйтте. Берничә җырын кызларга җырлап та күрсәтте. Район газетасын рус телендә алдыручы укучыларга таныш булган Лидия Гыймадиева СВОдан кайткан күрше егетенең кичерешләрен шигырь итеп язган. Ул юлларда чынбарлык шулкадәр көчле чагыла. Шагыйрә соңгы вакытта күңелендә Ватан һәм бурыч турында шигырьләр еш тууын әйтә. Анна Никонорова чуаш телендә иҗат ителгән җырларын тыңлатты, шигырьләрен укыды.
- Оешма-предприятиеләргә барып китаплар белән таныштыру бездә күптән практикага кергән. Арада аеруча укырга яратучы Буа машина төзү заводы, шикәр заводы, “Водоканал” җәмгыяте коллективларын әйтер идем. Күргәзмәгә сайлап алынган 80 китапны төрле оешмаларга таратабыз. Арада иң яратып укыла торганнары да бар. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н, Дмитрий Медведевның “Рух белән көчле без”, Дмитрий Сычевның “Бу безнең җирдә булды”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” дигән китапларын аеруча күп укыйлар, - ди китапханәче ? “Водоканал” җәмгыятендә эшләүче хатын-кызлар ярты сәгатьлек әлеге очрашу чыннан да кызыклы булуын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев