Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада озак еллар редакция белән җитәкчелек иткән журналист Гакил Камалетдинов Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде

Буада озак еллар редакция белән җитәкчелек иткән журналист Гакил Камалетдинов Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде

Без аның коллегалары, “Татмедиа” филиалы “Буинск-Информ” коллективы бүген иртән аны  район хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәткә озаттык. Гакил Гарәфетдинович хезмәт юлын  1990 елда редакциядә журналист булып башап, 2000нче елда коллектив белән җитәкчелек итә башлады. Ул чирек гасырдан  артык коллектив белән җитәкчелек итте, шул дәвердә газатабыз республикада лидерлар рәтенә күтәрелде. Телевидение, радио, электрон СМИ уңышлы эшләде. Ул Татарстанның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеменә, башка күп төрле дәүләт бүләкләренә лаек булды.  Коллективны туплап, оешне оештыра белде, һәрвакыт безгә карата кешелекле гадел, ярдәмчел иде.

Армия хезмәтен үткән, туган иленең патриоты булган коллегабызга  безгә, үзе сайлаган әлеге юлны кабул итүе авыр булса да, аңа исән-сау әйләнеп кайтуын, шатлык белән күрешүебезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев