Буада парламент дәресе үткәрелде
Дәрес Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде. Дәреснең темасы: «Ватаныбызны хезмәт һәм батырлык белән данлыйбыз!»
Әлеге проект ел саен 2009 елдан башлап ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә тормышка ашырыла.
2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр республикада Мәгариф министрлыгы боерыклары белән расланган мәктәп укучылары һәм студентлар өчен иҗади эшләр конкурслары узачак.
Визит кысаларында депутат мәктәпнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды. Экскурсияне тарих укытучысы Т. И. Рәхмәтуллина үткәрде. Аяз Сафин мәктәптәге хәрби-патриотик тәрбияне югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев