Буада пассажир ташлаган төргәктә юл инспекторлары нәрсә таба?
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге җинаять эше шушы көннзрдә судка җибәрелде. Август ахырында ЮХИДИ инспекторлары шәһәрдә "Ситроен" автомобилен туктаталар. 1974 елгы пассажир документлар тикшергәндә инспекторлардан качмакчы булып читкә йөгерә. Тик еракка китә алмый аны шунда ук тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә ул полиэтилен пакетка төрелгән матдәне читкә ташлый. Экспертиза аның...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге җинаять эше шушы көннзрдә судка җибәрелде. Август ахырында ЮХИДИ инспекторлары шәһәрдә "Ситроен" автомобилен туктаталар. 1974 елгы пассажир документлар тикшергәндә инспекторлардан качмакчы булып читкә йөгерә. Тик еракка китә алмый аны шунда ук тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә ул полиэтилен пакетка төрелгән матдәне читкә ташлый. Экспертиза аның синтетик наркотик булуын раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев