Буада район газетасы арзанайды! Кемнәр өчен?
"Байрак" район газетасына 2017 елның киләсе яртыеллыгына язылу бәясе кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә, "Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасы редакциясе шәһәрдә яшәүче буалылар өчен альтернатив подписка да игълан итә. Аның буенча газетабызның ярты елга бәясе 420 сум булачак. Бу очракта газетага язылучы аны Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча...
"Байрак" район газетасына 2017 елның киләсе яртыеллыгына язылу бәясе кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә, "Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасы редакциясе шәһәрдә яшәүче буалылар өчен альтернатив подписка да игълан итә. Аның буенча газетабызның ярты елга бәясе 420 сум булачак. Бу очракта газетага язылучы аны Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча яки "Тургай" сәүдә үзәгендәге павильоннан килеп алачак. Яшәү урыны буенча якынрак урынны үзе сайлый ала. Ә газетага язылу өчен редакциягә килергә кирәк булачак. Ул 20 марттан башлана.
Шулай ук почта бүлекчәләрендә район газетасына подписка рәсмиләтерергә була. Бу очракта газеталарны өегезгә хат ташучы китерәчәк.
Киләчәктә альтернатив подписка рәсмиләштерүне авылларда оештырырга уйлыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 3-19-73.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев