Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада район җитәкчеләре катнашында зур ифтар узды ( фоторепортаж)

 “Буа-Алан” да ел саен районда ирләр һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештырыла.

Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов, муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Төркиядән килгән кунак Йолдыз Хәйри, шәһәр һәм авыл имамнары катнашында аның чираттагысы узды. Илфар хәзрәт Хәсәнов бер уңайдан шәһәрдә торгызылучы  сигезенче яңа мәчет һәм яңа мәдрәсә төзелешләре белән дә танышты, мәдрәсәдә дә булды. Иң беренче кунакларны  “Буа-Алан”да район мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов сәламләде, вәгазь сөйләде. Ранис Камәртдинов барысын да изге Рамазан белән тәбрикләп, район башлыгы Марат Җаббаровның сәламләү хатын җиткерде.  Ильмир хәзрәт Хәсәнов Рамазанны олылап килүчеләргә, оештыручыларга, хезмәт күрсәтүче оешмаларга олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев