Буада рекорд уңыш: көзге бодай – 95, язгысы 75 центнер биргән
Район хуҗалыкларында шундый рекордлы уңыш чыккан кырлар бар.
Аерым алганда, мондый күрсәткечләргә фермер хуҗалыклары ия – Зөлфия һәм Айрат Әлләмовлар көзге бодайның Ермоловка сортының һәр гектарыннан уртача 95, Фәнил Кадыйров язгы бодайның Корнетто сортыннан 75 центнер бөртек җыеп алдылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча уртача күрсәткеч тә шактый югары быел – үстерелгәннең яртысы суктырылган мәлдә ул һәр гектардан 40,8 центнер тәшкил итә. “Ямбулат”та – 52, “Кыят”та – 48,1, “Авангард”та – 42,2, фермерларда 42 центнерга тиң. Шулай да 95 центнерга җитү ышанмаслык хәл кебек. Идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Валерий Андреев моның төрле факторларга бәйле булуын әйтә.
– Беренче чиратта бер квадрат метрда үсемлекләр бик күп – 500гә кадәр һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Бу инде җир куенына 550-600 мең данә исәбеннән салынган бөртекләрнең барысы да диярлек тишелеп, үсеп китеп, башакланган, дигән сүз. Май-июнь айларында яңгырларның мул һәм даими явуы башакларда бөртекләр саны күп һәм аларның эре булуына китерде. Һава торышы уңай килү белән бергә, билгеле инде, сортның генетикасы һәм фермер тарафыннан барлык технология таләпләрен төгәл үтәү дә зур роль уйнады. Үсентеләрне карауга килгәндә, быел дымның күплеге авыруларга каршы көрәшкә аеруча игътибар бирүне таләп итте. Айрат Әлләмов аларны саклау өстендә ныклап эшләде, – ди агроном. Алдан ук яхшы нәтиҗәгә өмет багласалар да, фермер хуҗалыгында үзләре дә әлеге күрсәткечкә кат-кат тикшергәч кенә ышанганнар.
– Айрат Әлләмов әйтүенчә, комбайнның 75 центнер ашлык сыйдырышлы бункеры 0,8 гектар тирәсе суктырганнан соң тулган. Чыгышны калькулятор ярдәмендә исәпләп карау 95 центнер чыгуны күрсәтсә дә, үлчәп тәгаен раслау өчен күрше хуҗалыкка барырга да иренмәгәннәр. Ә Фәнил Кадыйров фермер хуҗалыгында язгы бодай суктырганны үзем карап тордым. Анда бункер 1 гектар җирне суктырганнан соң тулды. Саннар теле белән әйткәндә, ургычы 7,7 метр киңлектәге ургычы булган комбайн моның өчен 1300 метрга якын юл узды. Бу саннарны тапкырлаганнан соң 1 гектар тирәсе мәйдан килеп чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, шулкадәр бөртекне “йоту” өчен комбайн сәгатенә нибары 2 километр тизлек белән бара алды, – ди Валерий Николаевич.
Быел бит әле борчак та моңарчы күрелмәгән уңыш белән сөендерде – гектардан уртача 43 центнерга кадәр алучылар бар. Белгеч әйтүенчә, һава торышы уңай булгач, бер сабакта 8 кузакка кадәр формалашкан. Аның үзенең хуҗалыкта агроном булып эшләү практикасында гадәттә 18-20дән артмаган уңыш күрсәткече бары бер тапкыр 35 центнер тәшкил иткән.
– Мин дә ышанмыйча, контроль суктыруны ике тапкыр үткәргән идем, – ди ул.
Берсе уңай килсә, икенчесе тискәре, дигәндәй, быел мул уңышны җыю проблемасы бар – яңгырлар аяк чала. Алдагы еллар коры килү аркасында туфракның өске катламындагы дым тиз аска киткәнгә кырларда комбайннар батмый үзе. Шуңа ашлыкны киптерү мөмкинлеге булган хуҗалыклар алай ук аптырамый. Аеруча фермер хуҗалыкларына авырга туры килә. Валерий Николаевич мондый һава торышы озакка сузылганда, башактагы бөртекләрнең җиргә коелу ихтималы булуын әйтә. Аеруча арпаның. Шуңа аның башагында рәтләр күп булганын чәчәргә киңәш итмибез, ди. Бүгенге вәзгыятьтә ул кырларны даими тикшереп, бөртекләр җилләп, дымлылык кимүгә суктырырга ашыгырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев