Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Ренат Харис исемендәге XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

 

 

Бу зур чарада Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, конференциягә һәм музейга нигез салучы мөгаллимә-шагыйрә Гөлнур Айзат, Татарстан Язучылар берлегеннән вәкилләр катнашты.

Чарада катнашучылар Р.Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеенда булдылар.

Конференциядә төрле юнәлешләрдә республика районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга җиңүче һәм лауреат дипломнары, Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев