Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада сәламәтлеге чикле бала мәктәптә дәрес тә ала, һөнәргә дә өйрәнә (фото, видео)

Шәһәрнең М. Вахитов исемендәге мәктәбендә белем алучы укучыларның әти-әниләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәпкә килделәр.

Алар мәктәптә эшләп килүче әкиятләр күргәзмәсе һәм уку йортының  музее белән таныштылар. Аннан технология дәресләре кабинетларын, укучыларның ничек итеп һөнәргә өйрәнүләрен дә карадылар.

Бу көнне мәгариф бүлеге  каршында эшләп килүче психолгия үзәге педагоглары да  ачык дәрес әзерләгәннәр иде. Гимназиядә профессионал ориентация сыйныфында белем алучы булачак педагоглар балалар белән яңа ел бизәкләре ясадылар.

Уку йортының коррекция сыйныфлары белән эшләү буенча директор урынбасары Лилия Шәрипҗанова сүзләрендә караганда, биредә барлыгы 36 бала белем ала. Биш баланы өенә йөреп укыталар. Балалар белән эшләү өчен сыйныфлар комплектлаштырылган – логопед, педагог психолог, дәвалау-физкультура инструкторы, шәфкать туташы. Кыз балалар тегү дәресендә, ә ир балалар агач эшләре дәресендә һөнәргә өйрәнәләр. Төп гомуми белем алып чыкканда алар технология дәресеннән  башкарган  эшләрен яклап, имтихан тапшыралар- дип сөйләде ул.

Укучылар ахырдан әти-әниләргә һәм сәламәтлеге чикле балаларга концерт күсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев