Буада сәнәгать һәм сәүдә министры җитештерү оешмаларын карады
Буада сәнәгать һәм сәүдә министры җитештерү оешмаларын карады
Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация иртәнге сәгатьләрдә Буа районына килеп җитте. Аларны район башлыгы Ранис Камәртдинов каршы алды һәм кунаклар иң беренче Карлы авыл җирлеге территориясендәге сәнәгать паркында булдылар. Делегация промпаркта күптән түгел төзелештә кулланылучы гипсопанельләр җитештерә башлаган “Виолетти” предприятиесенең эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге материалны төзелеш оешмасы мәктәптә капиталь ремонт эшләре вакытында кулланган инде.
Шулай ук алар машиналар төзү заводында да булдылар. Министрның безнең район буенча эшлекле сәфәре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев