Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада сертификатсыз бенгаль утлары һәм гирляндалар саталар. Кайда? (+фото, ВИДЕО)

Бүген Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Александр Филин һәм район эчке эшләр бүлегенең участок вәкиле Александр Федотов, җирле телевидение һәм газета хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең кайбер сәүдә "нокта"ларына Яңа ел товарларының кагыйдәгә туры китереп сатылуын тикшерү буенча рейд оештырдылар. Тикшерүчеләр "Тургай" һәм "Буа" зур...

Бүген Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Александр Филин һәм район эчке эшләр бүлегенең участок вәкиле Александр Федотов, җирле телевидение һәм газета хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең кайбер сәүдә "нокта"ларына Яңа ел товарларының кагыйдәгә туры китереп сатылуын тикшерү буенча рейд оештырдылар. Тикшерүчеләр "Тургай" һәм "Буа" зур сәүдә йортларында булдылар. Биредә бенгаль уты һәм гирляндалар сатучыларның берсендә дә товарга ияртелүче сертификат кәгазьләре булмавы ачыкланды. Сатучылар аларның документлары юк иде, яисә Мәскәүдән кайтып җитмәгән, дип акланырга тырыштылар. Александр Филин кайберләрен берничә тапкыр кисәтү ясалганга, тиешле документлары белән янгын күзәтчелегенә килергә кушты. "Аларга карата административ җаваплылык каралачак", -диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев