Буада шәһәр автобусы маршрутлары артты
Моңа кадәр гамәлдә булган "Ефремов" маршрутына тагын "Көнбатыш" һәм "Космовский" маршрутлары өстәлде. Аларның хәрәкәт расписаниесен тәкъдим итәбез. 13 номерлы "Көнбатыш" маршруты иртәнге 6дан 10 сәгатькә, 13тән 16 сәгатькә, 16дан 22 сәгатькә кадәр икешәр мәртәбә "Семейный БУМ" сәүдә-күңел ачу комплексыннан Көнбатыш бистәгә кадәр йөри һәм түбәндәге автобус тукталышларын колачлый: "Семейный БУМ",...
Моңа кадәр гамәлдә булган "Ефремов" маршрутына тагын "Көнбатыш" һәм "Космовский" маршрутлары өстәлде. Аларның хәрәкәт расписаниесен тәкъдим итәбез.
13 номерлы "Көнбатыш" маршруты иртәнге 6дан 10 сәгатькә, 13тән 16 сәгатькә, 16дан 22 сәгатькә кадәр икешәр мәртәбә "Семейный БУМ" сәүдә-күңел ачу комплексыннан Көнбатыш бистәгә кадәр йөри һәм түбәндәге автобус тукталышларын колачлый: "Семейный БУМ", "Лидер" кибете, "Мәдрәсә", "Урман хуҗалыгы", "Арктика", "Айдар" кибете, "Земельный", соңгысы - "Шикәр заводы" ("Казанские аптеки" янында). Аннан шул ук тәртиптә кирегә китә һәм "Мәдрәсә" дән соң "Базар"да, "Зодиак" кибетендә туктый һәм Көнбатыш бистәдә яңа ачылган "Светофорик" балалар бакчасында соңгы тукталыш ясап, кирегә борыла - "Базар"дан соң "Теремок" балалар бакчасында, "Тимер юл вокзалы"нда туктап, "Семейный БУМ"га әйләнеп кайта.
"Космовский" шәһәр маршруты 6.30-8.30, 12.00-14.00 һәм 16.00-18.00 сәгатьләр аралыгында хәрәкәт итә. Автобус "Тимер юл вокзалы"ннан кузгалып, "Теремок", "Базар", "Үзәк парк", "Нотариус", "Үзәк даруханә", "Сельхозтехника", "Яшьләр паркы", "Балкыш", "Электр челтәрләре", "Боҗра" тукталышлары аша "Буа машина төзү заводы"на кадәр бара һәм кире вокзалга кайта.
"Ефремов" маршруты буенча йөрүче автобуслар иртәнге 6.30дан 18.30 сәгатькә кадәр туктаусыз хәрәкәт итә. Алар, һәрвакыттагыча, Тимер юл вокзалыннан китеп, "Теремок", "Базар", "Мәдрәсә", "Урман хуҗалыгы", "Арктика", "Сатурн", "Земельный", "Шикәр заводы", "Яшьлек" спорткомплексы", "Электр челтәрләре", "Боҗра" аша Буа машина төзү заводына кадәр килә һәм кире кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев