Буада шимбә, 7 март, көнне чаңгы ярышлары була
Буада шимбә, 7 март, көнне чаңгы ярышлары була
Бу юлы Наратлык урманында СССРның югары категорияле тренеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры С. Нәфыйков истәлегенә багышланган традицион ачык беренчелек узачак.
Анда туры килүче әзерлек узган ( 3 спорт разрядыннан түбән булмаган) төрле яшьтәге чаңгычыларны көтеп калалар. Районның спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәйге 6 яшь төркемендә оештырылачак. Беренче булып старт 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк балаларга биреләчәк. Алар өчен дистанция — 1,8 километр. 2012-2013 елларда туган ир балалар да, кызлар да 3 километрлы арада узышачак. 2009-2011 елларда туган һәм 18-40, 41-60 елгы ир-атлар өчен дистанция — 5, хатын-кызларга 3 километр тәшкил итәчәк. 61 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр дә, хатын-кызлар да 3 километрда узышачак.
Катнашучыларны теркәү иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачу – 9.50, старт 10 сәгатькә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев