Буада сишәмбе киченнән чәршәмбе иртәсенә кадәр Тоша елгасы аша күпердән хәрәкәт тукталыачак
“Волго-Вятскуправтодор” идарәсе белдерүенчә, “Казань – Буинск – Ульяновск” автомобиль трассасында хәрәкәтне вакытлыча чикләү Тоша елгасы аша күпердә ремонт эшләре алып бару белән бәйле. Хәрәкәт 23 июльдә 22 сәгатьтә ябылачак һәм 24 июльдә иртәнге алтыда ачылачак. Бу анда эшләүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк, диләр идарәдә.
“Волго-Вятскуправтодор” идарәсе әлеге вакытлыча таләпне берсүзсез үтәргә һәм маршрутны хәрәкәтне вакытлыча чикләүне исәпкә алып төзергә чакыра. Бу вакытака “Апас – Тәтеш” һәм “Буа - Тәтеш” автомобиль юллары буйлап барырга мөмкин. Эш тәмамалангач, хәрәкәт штатлы режимда оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев