Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада студент кыз катнашунда булган ДТП видеотасмага теркәлгән

16 февральдә Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселеше тирәсендә җәяүле һәм УАЗ автомобиле катнашында булган ДТП шул территориядә урнаштырылган видеокамерага теркәлгән. ЮХИДИнең Буа районы бүлекчәсе хезмәткәрләре белдерүенчә, 1998 елгы кыз җәяүле сукмагы буенча килгән һәм урам киселешенә килеп җитмичә, бөек кар өеме өстеннән юл кырыена төшеп автомобильләр узганны көткән. Р.Люксембург...

16 февральдә Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселеше тирәсендә җәяүле һәм УАЗ автомобиле катнашында булган ДТП шул территориядә урнаштырылган видеокамерага теркәлгән. ЮХИДИнең Буа районы бүлекчәсе хезмәткәрләре белдерүенчә, 1998 елгы кыз җәяүле сукмагы буенча килгән һәм урам киселешенә килеп җитмичә, бөек кар өеме өстеннән юл кырыена төшеп автомобильләр узганны көткән. Р.Люксембург урамы буйлап килүче УАЗ (буханка) басып торучы кызны бәрдергән. Ул шактый ара асфальт юл өстеннән тәгәрәп барган. Йөртүче үзе авария урынында каза күрүчене дәваханәгә китергән. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, пациентның хәле тотрыклана. Ул хәзер хирургия бүлегендә дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев