Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада СВОда һәлак булган Марат Санатуллов соңгы тапкыр якыннары белән 12 гыйнварда элемтәгә чыккан (фото, видео)

Аны соңгы юлга озату бүген туган авылы Иске Суыксуда булды.

 

 Мәрхүм махсус хәрби операциягә 2024 елның 17 июлендә Буа хәрби комиссариатыннан киткән булган.

Бүген энесе белән хушлашырга кайткан Чуашстан Республикасында яшәүче икетуган апасы Резеда Сафина озакламый отпуск ялына кайтам дип әйткән иде, дип  сөйләде:

-  Соңгы тапкыр 12 гыйнварда сөйләштек. Аңа кадәр дә сирәк булса да элемтәдә тора идек. Ә менә соңгы сөйләшүебез шунда булды. Марат СВОга киткәнче Буада “Мелиорация” оешмасында эшләп йөрде, - диде.

Классашы Фирдәвес Хәйбуллова аны СВОга классташлары озатып калуын һәм шуннан 5 ай элемтәгә чыкмаганда да бик борчылып көтүләре турында сөйләде. Яраланып госпитальдә ятканда ул үзе шалтырата. Ә инде соңгы тапкыр классташлары белән элемтә 11 гыйнварда була.

Хәрбине озатуда район, хәрби комиссариат җитәкчелеге дә катнашты. Ул туган авылы зиратында җирләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев