Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада СВОда катнашучыларга һәм һәлак булучыларның гаиләләренә орден-медальләр тапшырылды

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның якыннары, бүген яу кырында булучылар моның өчен район хакимиятенең дүшәмбе планеркасына чакырылды.

Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, фидакарьлеге өчен һәлак булганнан соң бүләкләнгән Ренат Камалетдиновның Батырлык орденын әнисе Фазилә Камалетдиновага, Шәүкәт Матьязовныкын бертуганы Илһамбай Матьязовка, Леонид Михайловныкын хатыны Екатерина Михайловага, Дмитрий Павловныкын әнисе Марина Павловага, Марат Санатулловныкын икетуган апасы Ризидә Сафинага, Сергей Уралевныкын кызы Альбина Зиннәтуллинага, Данил Яруллинныкын әнисе Дания Шәяхметовага, Ринат Гайнуллинның “Жуков” медален әнисе Лилия Гайнулловага тапшырды.

Бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләрдән Батырлык орденына 2023 елда хәрби хезмәткә контракт буенча чакырылган сержант Алексей Макашин, “Батырлык өчен” медаленә шулай ук контракт буенча чакырылган кече сержант Фәнис Шакиров, IV дәрәҗә Георгий Тәресе һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының II дәрәҗә “Хәрби батырлыгы өчен” медаленә 2022 елда өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылган Федор Коновалов лаек булдылар. 29657 хәрби часте командирының Рәхмәт хатлары махсус хәрби операция зонасына җибәрелүче автомобильләрне ремонтлауда һәм әзерләүдә берничә тапыр күрсәткән ярдәмнәре өчен эшмәкәрләр Халит Кәлимуллинга, Мөниб Төхвәтуллинга, Рамил Фәскетдиновка юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев