Буада СВОда хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләре театрга Яңа ел тамашасына килде( фото)
Бүген Буа дәүләт театр бинасында СВОда хезмәт итүче буалы хәрбиләрнең балалары һәм гаиләләре өчен Яңа ел тамашасы узды.
Артистлар быел сәхнәдә “җәнлекләр” катнашында бәйрәм могҗизасы тудырды. Яңа ел алдыннан һәрвакыттагыча яхшылык тантана итте. Залда утырга балалар белән аларның әниләре өчен дә театрлаштырылган тамаша бүләк булды.
- Бүген без сезне өчен “әкият иленә” чыкырып бүләк ясыйбыз. Сез чиксез игътибарга лаек. Әтиләрегез, ирләрегез бүген илебез сагында. Яңа ел алдыннан һәрбер кеше могҗизага ышана, хәтта өлкәннәр дә. Яңа 2026 ел илгә тынычлык алып килсен, дип телибез. Һәрберегезнең йөзләрендә елаю булсын, безнең егетләр гаиләләре янына исән-сау кайтып тынычлыкта яшәргә булсын,- диде ул.
Балаларга Яңа ел уңаеннан тәм-томнар салынган бүләкләр тапшырылды. Бе генә түгел, хәтта ике бүләк алдылар балалар: аның берсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән, икенчесен Буа районы әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев