Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада тагын ике балалар бакчасы ремонтка ябылды

Чират шәһәрнең "Теремок" һәм "Әкият" мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениеләренә җитте. 11 гыйнвардан "Теремок"ка йөрүче балалар төркемнәре белән шәһәрнең "Алтынчәч" балалар бакчасына күчтеләр. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ремонт быелның 30 мартына кадәр тәмамланырга тиеш. 30га якын әти-әни үз бакчалары ачылганчы, балаларын йөртмәскә теләк белдергән. "Әкият"тә бүген беренче көн нәниләрне кабул...

Чират шәһәрнең "Теремок" һәм "Әкият" мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениеләренә җитте. 11 гыйнвардан "Теремок"ка йөрүче балалар төркемнәре белән шәһәрнең "Алтынчәч" балалар бакчасына күчтеләр. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ремонт быелның 30 мартына кадәр тәмамланырга тиеш. 30га якын әти-әни үз бакчалары ачылганчы, балаларын йөртмәскә теләк белдергән. "Әкият"тә бүген беренче көн нәниләрне кабул итмәделәр. Төзүчеләр бинаның түбәсен алмаштырырга керештеләр. 23 гыйнвардан "садик" кабат эшли башлаячак. Эчке ремонт эшләре башлану вакыты һәм балаларны вакытлыча кайсы бакчаларга урнаштыру графигы әлегә билгесез. Бу хакта өстәмә хәбәр итәчәкләрен белдерделәр район мәгариф идарәсендә.

Фото:mamapapa-arh.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев