Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада «Татарча диктант» яздылар

Бүген барлык район мәктәпләрендә һәм “Ак калфак” җирле оешмасында әлеге дөньякүләм акция үткәрелде.

Анда районнан бер меңгә якын кеше катнашты. Быел диктант темасы итеп мәгърифәтче, галим Каюм Насыйрины “Кабуснамә” хикәясеннән 180 сүздән торган өзек сайланган.

– Быел Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Аның иҗаты белән укучыларны таныштырабыз. Югары сыйныфларда белем алучы кызлар-егетләр бик теләп акциягә кушылдылар, - диде Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы Фирания Еремеева.

Диктант нәтиҗәләре соңрак булачак. Һәрбер катнашучыга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырыла. Әлеге акция 2016 елдан бирле үткәрелә.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев