Буада Татарстан Президенты сайлау нәтиҗәсе
Буалылар узган сайлауда зур активлык күрсәттеләр.
Район авылларында 56, ә шәһәрдә 15 сайлау участогы эшләде. Сайлауда барлык тавыш бирүчеләрнең шәһәр буенча 86,79, ә авылларда 95,25 проценты үз гражданлык бурычын үтәде. Сайлауда катнашучы шәһәрлеләрнең 86,40, авылларда яшәүчеләрнең 95,30 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Шулай ук шәһәрдәге сайлаучыларның 3,32, авыллардагыларның 2,05 проценты Альфред Вәлиев, шәһәрдәгеләрнең 3,69, авыллардагыларның 0,75 проценты Олег Коробченко кандидатурасын хуплады. Альмир Михеев өчен шәһәрдә сайлаучыларның 4,58, авыллардагыларның 0,86 проценты, Владимир Сурчилов өчен шәһәрдә сайлаучыларның 1,99, авыллардагыларның 1 проценты тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев