Буада теккән киемнәр Анна Кузьминаның тегү цехында булганыгыз бармы әле?
Ул безнең район егетенә кияүгә чыккач та тегүче һөнәрен алмаштырырга теләми: дәүләт ярдәме белән өстәмә җиһазлар сатып алып тегү цехы ача

Аннаның киемнәренә үзебезнең районда узган бер чарада игътибар иттем. “Үзебез тегәбез, цех ачтык, барлык үлчәмдәгеләр дә бар”, дип, бик матур футболкалар күрсәткән иде ул. Шушы көннәрдә аның цехы белән танышып кайттык. Безне шундый картина каршы алды: зур булмаган бинада рәт белән тегү машиналары тезелгән, аларга зур матокларда җепләр тарттырылган. Стеллажларда материаллар, кием өлгеләре, үтүкләр, тагын безгә таныш булмаган җиһазлар. Бер якта сатуда әзер киемнәр куелган. -Мин тумышым белән Новосибирск шәһәреннән. Шунда тегү цехында тегүче булып эшләдем. Көнгә йөзәр данә кием тегә идем. Кияүгә чыгып, Буага килгәч, эш булмады, иң беренче өемдә тектем. Ә һөнәрем буенча мин төзүче, төгәлрәге сәнгатьле декоратив буяулар реставраторы булам. Укып бетергәч, үз һөнәрем буенча эш булмады. Новосибирскта апам зур җитештерү тармагында эшли иде, ул мине үз янына чакырды. Әбием тегүче булган минем, мәктәптә үзем дә тегү дәресләренә яратып йөрдем. Барысының да йогынтысы булгандыр, - дип сөйләп китте Анна.

Декрет ялыннан соң өйдә генә тегәсе килми аның. Кая эшкә чыгарга, дип шөгыль үзәгенә мөрәҗәгать итә. Кием тегү цехы ачып җибәрү теләге дә була. Аңа социаль яклау идарәсе аша үзмәшгульлек яисә шәхси эшмәкәрлек оештыруга социаль контракт төзеп, ярдәм алу мөмкинлеге булуын әйтәләр. Новосибирскта эшләгәндә тегү цехы ябылгач, Анна очсыз гына бәядән ике тегү машинасын сатып алган була. Цех ачам, дисәң, болар гына җитмәячәген белә ул. 350 мең сум дәүләт ярдәме алгач, тагын 3, 4, 5 җеп белән тегәргә сәләтле машиналар кайтарта. Аларны куяр өчен бина арендалый. Шулай итеп әкренләп, өйдәге җиһазларны күчереп, эшне оештырып җибәрә. Анна тукымалардан трикотажга өстенлек бирә. -Мин киемнәр кеше өчен уңайлы булырга тиеш, дип саныйм. Сыйфатлы трикотаж белән эшлим. Ул бүген актуаль.

Менә спорт футболкалары, бәйрәм күлмәкләре, дип, ул безгә материаллар турында да кызыклы итеп сөйләде. Өстәл өстендә киемнәрнең өлгеләре һәм тегү өчен кисеп куйган тукыма кисәкләре. Әңгәмәдәшебез безгә зур җитештерү тармагы турында кызыклы итеп сөйләвен дәвам итте. Анна шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен барлык үлчәм рәтләре буенча футболкалар тегә. Аларны кисеп, һәр детален үлчәмнәре буенча аерым-аерым өеп куйган. Күз алдына китерәсезме, эш җиңел түгел, әле товар сатылырга да тиеш. Цехын ачканга 4 айдан артык вакыт узган, тегеп куйган киемнәре дә шактый. Ничек, өлгерәсезме, сатып алучыларыгыз бармы, дип иң мөһим сорауларны да бирдек аңа. Якын арада ул үзенә бер булышчы киләчәген әйтте, кызганыч, җитештерүдә эшләгән тегүче таба алмыйм, сатып алучы да аз әле, - ди. Күрәсең, Буада кием-салым тегү цехы барын әле күпләр белмидер. Шушы көннәрдә киемнәрнең Буада тегелүе турында язылган этикеткалар да кайтарылган. Аннан без килгән көнне аларны беркетә иде. Берәр сәгатькә без аны эшеннән бүлдек. Вакыты тыгыз, футболкаларга милли бизәкләр төшерелгән наклейкалар ябыштыру белән мәшгуль иде ул. Бер футболканы тегәргә 10 минут вакыт җитә, дип гаҗәпләндерде һәм күз ачып йомганчы тырылдатып тегеп тә куйды. Наилә Хәсибҗанова.

Сүз уңаеннан, Анна Кузьмина файдаланган үзмәшгульлек яисә шәхси эшмәкәрлек оештыруга социаль контракт турында төгәлрәк аңлатабыз. Аның максаты үзмәшгульлек яисә шәхси эшмәкәрлек оештырып үз-үзеңне тәэмин итә алырлык булуга ирешү. Заявка бирүче эшмәкәрлек компетенциясенә тест үтә һәм бизнес-план төзи. Бу очракта 350 мең сумгача бер тапкыр бирелүче түләү каралган. Социаль контракт кысаларында заявка бирүче үзшөгыльле яисә шәхси эшмәкәр булып теркәлергә; расланган смета буенча җиһазлар сатып алырга һәм туры килүче документларны тапшырырга, шулай ук кереме турында белешмә китерергә тиеш була. Социаль контракт срогы 12 айга кадәр. Эшчәнлек контракт тәмам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев