Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буада террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

Бүген район Советында район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты. Утырыш та төп сүз, кичә Санкт-Петербургта метрода булган шартлауга бәйле рәвештә, уяулыкны арттыру турында барды. Шулай ук районда халык күпләп җыелу урыннарын, массакүләм...

Бүген район Советында район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты. Утырыш та төп сүз, кичә Санкт-Петербургта метрода булган шартлауга бәйле рәвештә, уяулыкны арттыру турында барды.

Шулай ук районда халык күпләп җыелу урыннарын, массакүләм файдалану объектларын видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазлау таләбе куелды. Моны башкаруга 1 майга кадәр срок бирелде. Зур сәүдә үзәкләрендә видеокүзәтү җайланмаларыннан тыш, керү урыннарында металл эзләгечләр урнаштыру кирәклеге дә әйтелде. Шулай ук күпкатлы йортларда чардакларны, подвалларны даими биктә тотарга, йозакларның төзеклеген контрольдә тотарга кушылды.

фото из архива buinsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев