Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада «Тоннель» операциясе узды (+фото)

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлтелгән иде.

Бүген Буа районы эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе, полиция участок вәкилләре белән берлектә йөртүчеләрне массакүләм тикшерү максатыннан, транспорт чараларын исерек килеш йөртү фактларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның башка  очракларын кисәтү өчен «Тоннель» чарасын оештырды.

Хезмәткәрләр тарафыннан 6 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Алар арасында йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын кулланмавы, иминият полисы булмавы, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу кебек фактлар бар.

Буа районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны руль артында исерек булу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның башка очракларына битараф булмаска, бу турыда телеграм БОТ аша вакытында хәбәр итәргә чакыра.
СЫЛТАМА: @BuinskDPSBot - ул мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырачак.
Исегезгә төшерәбез: сезнең хәбәрегез аноним тапшырыла.
Яисә исерек йөртүчеләр турында полициягә 112, 02 яки 8 (84374)3-12-88 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев