Буада Тоша елгасы аша күперне ремонтлаячаклар
Р-241 автоюлында Тоша елгасы аша күпер тулысынча яңартылачак.
Дәүләт сатып алулары сайтында басылган мәгълүмат буенча, ремонт эшләре агымдагы елның 15 апрелендә башланачак һәм 2025 елның 30 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Кышкы чорга тәнәфес каралган.
Проектны финанслау федераль бюджет хисабына башкарыла, заказчы булып Федераль юл агентлыгының Волга-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе тора Эшләрнең гомуми бәясе 132,7 млн сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев