Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада төзелеш объектлары үз вакытында файдалануга тапшырылачак (фото, видео)

Буада төзелеш объектлары үз вакытында файдалануга тапшырылачак


Бүген район башлыгы Ранис Камәртдинов төзелеш объектларын күздән кичергәннән соң, аларның һәрберсендә эш график буенча баруын белдерде. Подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән урында очрашып, төзелешнең сыйфатын карады. Белгечләр катнашындагы делегация иң беренче Боерган урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре белән таныштылар. Яңа тәрәзәләр, ишекләр  куелган, түбәләр, ишекләр, идәннәр ремонтлау дәверендә.  Ремонтны “Стройгарант” җәмгыяте төзүчеләре алып бара, мәктәптә бер үк вакытта укулар дәвам итә. Әлеге җирлектә беррәттән авыл җирлеге административ бинасы төзелеп килә. Ике атна элек  свайлар гына сугылган булса, бүген төзүчеләр кирпеч кладка кую эшен башлап җибәргәннәр. Аны “Строительные технологии плюс / “ЧистоКлад” төзүчеләре алып бара. Ранис Камәртдинов быел ремонт эше барган барлык мәктәпләрнең дә яңа уку елына әзер булып файдалануга тапшырылачагын әйтте. Быел  шәһәрнең Вахитов исемендәге гимназиясенә дә укучылар заманча ремонт ясалган уку йортына киләчәк. 100 еллык мәктәп танымаслык булып үзгәрәчәк. Җитәкчеләр әлеге уку йортындагы эш барышы белән дә таныштылар.
Ранис Камәртдинов буалыларны тагын бер яхшы яңалык белән сөендерергә ашыкты: халык телендә Наратлык лагере  күле дип йөртелгән сулыкны чистарта башлаганнар. Монда җәй айларына кадәр шактый үзгәрешләр булачагын белдерде район башлыгы.
Аннан шәһәрнең мәдәни объекты Ял үзәгендә барган төзелешне дә карадылар. Биредә шулай ук бинаның эчке ягы зур үзгәреш кичерәчәк. Өч объектта –  күпкатлы йортларны ремонтлауны, Вахитов исемендәге гимназиядә ремонт эшләрен һәм Ял үзәгендәге ремонтны “РИФ” җәмгыяте төзүчеләре башкара. Ранис Камәртдинов әлеге оешманың да сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, дип белдерде.
Төзелешләрне карап чыкканнан соң, ул  “Буинск-Информ” җитәкчесе Лилия Котельниковага интервью бирде:
-Районда төзелеш объектларында эш барышы белән һәрвакыт  танышып торабыз. Белгечләр тарафыннан төзелешләрнең сыйфаты да һәрвакыт контрольдә. Әйткәнемчә, һәр төзелештә эш  юл картасы буенча алып барыла. Без аннан калышмыйбыз. Подрядчы оешма ремонтның һәр этабын үз вакытында башкарып бара. Һәрбер объект куелган срокта үз ишекләрен ачырга тиеш, - дип белдерде ул.
Наилә Хасибзянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев