Буада традицион алдынгылар слеты узды
Авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм эшкәртү промышленносте уңганнарын хөрмәтләүгә багышланган тантана бүген Буа дәүләт драма театры бинасында үтте.
Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та катнаштылар. Хезмәтчәннәргә рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде. Үз чыгышында ул агымдагы елда ирешелгәннәр турында бәян итте. 242 мең тонна ашлык суктырып алган район быел да тулай җыем күләме буенча республикада алдынгылар рәтендә. Бөртеклеләрнең һәр гектардан уртача чыгышы 42,4 центенр тәшкил итте. Көнбагыш һәр гектардан 31, бөртек өчен кукуруз 80,7 центнер уңыш бирде. Шикәр чөгендерен уртача 515 центнер чыгыш белән 451 мең тонна җыеп алдылар. Ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр начар түгел. Килгән кунаклар да районның республика күләмендә алдынгылар арасында булуын ассызыклап, алга таба лидерлыкны саклап калуны теләделәр. Һәр чыгыш уртак уңышка өлеш керткән хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән үрелеп барды. Аларга Дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Эстрада артистлары башкаруында җырлар бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев