Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада тротуарлар челтәре озыная бара

Буалылар игътибар итми калмагандыр, шәһәр урамнарының әле бер, әле икенче өлешендә җәяүлеләр өчен брусчаткадан юллар ясала тора.

 

 

Җәяүле юллары хәтта көтелмәгән урыннарда да салына. Әлеге уңайлылык нинди средстволар хисабына ясала, сорауларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафинга юлладык.

-Алмаз Марсович, күрәбез, шәһәрдә тротуарлар салу эше дәвам итә. Моннан берничә ел элек шәһәрне берничә кварталга бүлеп, халыктан җыелган үзара салым средстволарын шул территорияләрдә тротуарлар ясау яисә балалар өчен мәйданчыклар төзү эшенә тотарга дигән килешү булдырылган иде. Тротуарлар хәзер нинди схема буенча ясала һәм нинди акчага?

-Әйе, шәһәрне уңайлы итү максатында үзара салым программасы гамәлдә булганда  тротуарларны кварталларга бүлеп ясау турында да килешенгән идек. Бу тәкъдимне халык та хуплаган иде. Күбрәк кеше акча биргән саен, шул кварталда тротуарлар күбрәк мәйданнарда ясалды. Соңгы ике елда  шәһәрдә республикада эшләп килгән үзара салым программасын гамәлгә ашыру туктатылып тора. Шул сәбәпле, кварталлар схемасы буенча тротуарлар ясау эшләре дә. Әмма тротуарлар ясауны дәвам итәбез. Районнарда аларны төзүгә финанс чыгымнарын каплау Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла. Быел төп урамнар турында әйтсәк, Ефремов урамында (Вахитов урамыннан алып Болын урамы киселешенә кадәр) 924 кв.метр, Р. Люксембург урамында (175 номерлы йорт алдыннан башлап, Төзүчеләр урамына кадәр) 1180 кв. метр мәйданда брусчаткадан тротуарлар түшәлде. Хәзер Жорес урамыннан кала, Космовский, Р. Люксембург, Ефремов урамнары буйлап бер яклап җәяүлеләр буеннан-буена нигездә таш юлдан атлап бара ала. Тагын шәһәрнең автотранспорт интенсив йөрүче Гагарин урамы да быел тулысынча тротуарлы булып бетте. Урман, Кадыйров, Солидар урамнарында да җәяүлеләр хәзер такыр тротуарлардан атлый. Көнбатыш бистәнең Мәктәп урамының соңгы өлешендә тротуарны асфальттан ясап бетерделәр. Ленин урамында сәнгать мәктәбе ягында да, һәм мәгариф идарәсе урнашкан бина  ягында да берничә метр брусчатка тротуар ясалды. Кыскасы, шәһәрдә моңа кадәр тротуар ясау мөмкинлеге биргән программа туктатылып торса да, эшләр дәвам итә. Район җитәкчелеге белән берлектә иң беренче кайда тротуар ясау мөһим булган мәйданнар алдан өйрәнелә. Мәсәлән, Гагарин урамында эшне төгәлләү мөһим иде, чөнки монда автомобильләр интенсив хәрәкәт итә, урамнар да әллә ни киң түгел. Күп кеше җәяүләп шикәр заводына эшкә, бассейнга, студентлар медицина училищесына, укучылар 1 номерлы мәктәпкә, “Юность” спорт мәктәбенә бара. Шуларның барысын да исәпкә алып, тротуарны ясауны төгәлләргә дигән карарга килдек.

- Безнең урамда кайчан тротуар булыр икән, без үзара салым акчасын түләдек тә, тротуарсыз калдык, дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Сүз шулай ук автомобильләр хәрәкәте интенсив булган К. Либкнехт, Ленин урамнары турында бара. Киләсе елда ясаласы участоклар билгелеме?

- Киләсе ел турында бүген әйтеп булмый. Тротуарлар, әйткәнебезчә, әлегә республика бюджеты, яисә берәр төрле программа хисабына ясала. Быелга бүлеп бирелгән средстволар өчен эшләрне төгәлләп бетердек. Шәһәрдә тротуар ясау мөһим булган урамнар һәм участоклар шактый. Югарыда телгә алынган К. Либкнехт, Ленин урамнары да шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев