Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада укытучы алданган

Күптән түгел буалы яшь педагог мошенникларга бер миллион сумнан күбрәк сумма акча күчергән.

Зыян күрүче белдерүенчә, аңа дүрт көн дәвамында таныш түгел номерлардан шалтыратканнар. Алар үзләрен төрле ведомство вәкилләре, шул исәптән хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дип таныштырганнар. Һәрберсе укытучының исәп-хисабыннан аның рөхсәтеннән башка  Украинага акча күчерүләрен әйткәннәр. Моның өчен закон алдында җавап тотачаксыз, дип тә куркытканнар. Педагог, куркып, мошенникларның бөтен таләпләрен үтәгән. Үзенең җыйган акчаларын да җибәргән, кредит та рәсмиләштергән. Шул рәвешле миллион сумнан күбрәк сумманы алдарлар әйткән дүрт номерга “бәйләнгән” банк исәп-хисабына күчергән. Акча киткәч, шалтыратулар туктаган, трубка алучы булмаган.

Район полицейскийлары мошенникларның телефон номерлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан өлкәсе һәм Кыргызстан республикасында теркәлүләрен ачыклаганнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ят кешеләр әйткән хәбәрне алдан җентекләп тикшерергә киңәш итә. Бу очракта банкка барып белешергә кирәк. Беркемгә дә банк картасы турында мәгълүматны әйтмәү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев