Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада үрдәк-тавык радио тыңлый

Зур Кырлаңгы, Бикмураз авылларында халык кош-кортка һөҗүм итүче ерткычларны шулай “куркыта”.

- Ниндидер кыргый җанварлар авылга килеп, халыкның үрдәктавыкларын буалар, урлап алып китәләр. Хәзер менә киртәләргә, ишегалларында радиоалгычлар кабызып куябыз, - диләр анда яшәүчеләр. Бу – кошлар радио тыңларга яратканнан түгел, чарасызлыктан. Түбән Наратбашта кошкорт хуҗаларының инде берничә атнадан бирле тынычлыгы беткән. Суярга вакыты җиткән чебиләрне, үрдәкләрне ниндидер хайван, киртәләргә үтеп кереп, буып чыккан. Хәзер чиратлап саклыйлар. Зур Кырлаңгы авылына да шалтыратып белештек. Кем әйтмешли, шатлыклы хәбәрне генә сөйләргә рәхәт бит ул, безнең кошларга да зыян салды, диюче булмаса да, һәркайсы зарланды бу хәлгә. -Авылда берәүләрнең 40 башка якын бройлерының башына җитеп, бер күчкә өеп калдырган ниндидер җанвар. Әле менә шушы көннәрдә генә күршеләр төнлә тавышка уянып чыкканнар. Ничәдер үрдәген буган, барысына да тияргә өлгермәгән. Койма башыннан сикергән. Берсен авызына капкан булган. Аптыраган инде бу хәлгә. Без дә үрдәкләр алган идек. Аерым урынга ябып тотмыйбыз. Ишегалдында йөриләр, гел радио сөйләп-җырлап тора. Кеше бар дип уйласын, килергә курыксын, дип аптыраганнан кабызабыз инде. Авылда хәзер күбесе шулай эшли, диде үзенең кем булуын язмавыбызны үтенгән хатын-кыз.

 

Буадан Ирек Гобәйдуллин эш белән Зур Кырлаңгыга дусты янына барган. Төнге тынычлыкта бөтен авылга музыка яңгырап торуын әйтә. Авыл халкы ял итә, дип уйлаган идем тавыкларны коткарабыз шулай дигәч, кызык булып китте ди. Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Буа районы буенча районара бүлеге начальнигы Игорь Иванов әйтүенчә, гадәттә сасы көзән кош-кортларга һөҗүм итеп, аны бер урынга өеп куя. Белгеч фикеренчә, анардан хуҗа үз ихатасында капкын куеп кына котыла ала. Тагын, бер ияләшкән урынга кабат килә торган гадәте дә бар ул җанварның. Ә аңа карата ачыктан-ачык корал куллану, агулау закон буенча тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев