Буада урып-җыюны оештыру һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алу турында сөйләштеләр
Моңа багышланган семинар-киңәшмәгә республиканың “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнары һәм баш инженерлары җыелды. Агрохолдингның генераль директоры Иван Егоров агымдагы елда уҗым культуралары кабат чәчелү аркасында урып-җыюның катлаулырак булачагын ассызыклады.

– Бу бездән кайчанга караганда да ныклырак әзерлек таләп итә, – диде ул. Аның агропромышленность комплексы буенча урынбасары Камил Галиев һәр агрофирма буенча җентекле анализ ясады. Буалыларның уракка яхшырак әзерләнүен әйтте. Киңәшмәдә катнашкан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров уракка кадәр комбайннарның әзерлеге күз уңында булачагына басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев