Буада Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад узды.
Буада Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад узды.

Иң беренче Үзәк мәйданга автомобильләргә утырган ветераннар килде. Быел алар өчәү иделәр. Буадан Рәүф Төхфәтуллин, Аксудан Котдүс Мөлеков, Кырык-Садактан Зариф Хәйруллин. Шәһәрдән Михаил Панцырев инде ничәнче ел Җиңүне өендә каршылый, сәламәтлеге белән бәйле Җиңү Парадына килә алмый. Узган ел Татар Буасы авылыннан Әнвәр Низамов та бар иде әле. Ул октябрь аенда якты дөньядан китте.
Бәйрәмнең хуҗаларын, ветераннарны район башлыгы Ранис Камәртдинов Үзәк мәйданда ретроавтомобильләрдән үзе алды. Кунаклар махсус әзерләнгән утыргычларда урын алдылар.

Аннан мәйданда традицион Җиңү язын хәтерләткән театрлаштырылган тамаша башланып китте. Яшь буын мәйданда сугыш, Буа районыннан башларын салган Советлар Союзы Геройлары батырлыгы һәм тыныч томышта тылның Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.
Мәйданда Җиңү язы килүен символлаштырган Россия һәм Татарстан флаглары җәелдерелде, балалар чәчәкләр белән биеп бу көннең сөенечен дөньяга таратты.

Аннан мәйданда Җиңү парады башланды. Марш басып мәйданнан иң беренче яшь буын узды. “Коробкаларда” – Буа ветеринария техникумының “Форпост” отряды активистлары, 5 номерлы гимназиядә хокук саклау сыйныфында белем алучы укучылар, Буа медицина училищесы студентлары һәм шәһәр мәктәпләренең “Юнармия” отрядлары иде. Парадта быел балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Аларның хәрби киемнәрдән иделәр. Аннан мәйданга сугышчан хәрәкәтләр ветераннары килде – Әфганстан сугышында катнашкан ветераннар( Буадан Әфганстанда 169 егет чакырылган, өчесе үлеп калган, тыныч тормышта 2се якты дөньядан киткән, бүгенге көндә 110ысы арабызда яши), Чечня Республикасындагы контртеррористлык операциясендә катнашучылар, Төньяк Кавказдагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннары (Буадан барлыгы 289 ир-егет катнашкан, 5се үлгән, бүгенге көндә 199ы арабызда яши), Россия чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр ( Буадан 957 ир-егет хезмәт иткән, бүгенге көндә районда 197 чик сакчысы ветераны яши) махсус хәрби операциядә хезмәт иткән хәрбиләр (барлыгы 319 ир-егет чакырылган, 136сы мобилизацияләнгән, 183е контракт төзегән, 128 буалы һәлак булган). Алар барысы да мәйдан әйләнде.

Аннан Бөек Җиңү митингы башланды. Иң беренче бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Ринат Гайзатуллин котлады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе һәм шәхсән үзе исеменнән тәбрикләү сүзләрен ирештерде. район башлыгы Ранис Камәртдинов сәламләде. Буалыларны һәм ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрикләде.
-Без Җиңүнең 81нче язын каршыласак та, инде ничәнче буыннар алмашса да, аның асылы бер булып кала. Без Җиңүче халык. Бүген дә илебезне дошманнан саклап, бердәм булуыбызны күрсәтәбез. Якташларыбыз бүген илебез тынычлыгы саклыйлар. Бәйрәм белән, Җиңү көне белән, - диде ул. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллинның, махсус хәрби операция ветераны Ильмар Галимовның, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинованың, яшь буын исеменнән чыгыш ясаган 1 номерлы мәктәп укучысы Максим Вовкотечның да сүзләре аларга аваздаш булды.
Аннан район җитәкчелеге, ветераннар, алар артыннан районның оешма-предприятиеләре, уку йортлары коллективлары мемориалга чәчәкләр салдылар
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев