Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада узган елга йомгак ясалды

Моңа һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган район Советының йомгаклау утырышы бүген Буа дәүләт драма театры бинасында узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты. Сессиягә кадәр кунаклар муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов озатуында “Импульс” спорт комплексы, “Мирас” яшьләр үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Әсгать Әхмәт улы Бөек Ватан сугышы ветерннары Рәүф Төхфәтуллинга һәм Котдүс Мөлековка, тыл хезмәтчәннәре Мөсирә Вахитовага, Наҗия Габетдиновага, Әнвәр Кукушкинга, Анна Николаевага, Фәридә Сәйфетдиновага, Химәтбану Хәмидуллинага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре тапшырды, сугыш ветераннары “Буа муниципаль районының мактаулы гражданы” исеменә дә лаек булдылар.

Район Советы утырышы Ранис Камәртдиновның Буа муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2025 елга планнары турындагы хисап докладыннан башланды. Үз эшчәнлекләре белән Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы рәисе Алмаз Фәсхетдинов та таныштырдылар. Әсгать Сәфәров районның ирешелгәннәренә бәя биреп, буалылар алдында торган бурычларга тукталды. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере игүдә районның алдынгылар рәтендә булуын ассызыклады. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм итүнең оешкан төстә алып барылуы өчен рәхмәтен җиткерде, алга таба да активлыкны киметмәскә чакырды. Киләчәктә ныклап эшләнергә тиешле юнәлешләр дип хезмәт хакын, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне, хуҗалыкларда һәм шәхси секторда маллар санын, шуның белән сөт җитештерүне арттыруны атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев