Буада узган елга нәтиҗә ясадылар
Узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычларны билгеләү буенча район Советының йомгаклау утырышы бүген Буа дәүләт драма театры бинасында узды.
Аның эшендә иртәнге якта машина төзү заводы, “Буа” промпаркында яңа эшли башлаган дивар панельләре җитештерү заводы, капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан М. Вахитов исемендәге гимназиянең сәламәтлекләре чикле балалар өчен сыйныфлары белән танышкан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм башкалар катнаштылар.
Район Советы утырышы Ранис Камартдиновның 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга планнар турындагы хисап докладыннан башланды. Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Салават Хәсәнов, “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының социаль координаторы Илмар Галимов үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Олег Коробченко республикада ирешелгәннәр белән таныштырды, район эшчәнлегенә бәя бирде, алда торган бурычларга тукталды. Югары күрсәткечләргә ирешкән районның потенциалы да зур булуын ассызыклады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга оешкан ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев