Буада велосипедлы бала юлда каза күрде
Бала һәм транспорт белән бәйле юл вакыйгасы 14 апрельдә 19 сәгатьләр тирәсендә булды.
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Рено” автомобиле К. Зыятдинов урамыннан килеп, “Татарочка” кибете яныннан 2а йортына табан борылып керә башлый. Шул арада басып торучы автомобильләр арасыннан кинәт велосипедка утырган кыз бала килеп чыга һәм транспортка бәрелә. Әле автомобиль ир-ат зур тизлек белән килмәгән. Тизрәк туктап өлгерә. Әнисе кызының хәле әйбәт булуын хәбәр иткән, медицина ярдәме таләп ителмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев