Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада – WorldSkills чемпионатының челтәр этабы! Булачак ветеринарлар ярышты (фоторепортаж)

Төгәлрәге, ветеринария техникумында WorldSkills Russia стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының Идел буе федераль округының "Ветеринария" компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Әлеге компетенция презентацияле санала һәм безнең регионда беренче тапкыр үткәрелә. Бу көнне бирегә Татарстаннан, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Удмуртия, Мари Эл республикаларыннан урта махсус уку йортларында белем алучы булачак ветеринарлар җыелды....

Төгәлрәге, ветеринария техникумында WorldSkills Russia стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының Идел буе федераль округының "Ветеринария" компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Әлеге компетенция презентацияле санала һәм безнең регионда беренче тапкыр үткәрелә. Бу көнне бирегә Татарстаннан, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Удмуртия, Мари Эл республикаларыннан урта махсус уку йортларында белем алучы булачак ветеринарлар җыелды. Конкурсантлар алты сәгать тирәсе дәвамында өч модульдә 8 бирем үтәделәр. Микробиология буенча белемнәрен күрсәттеләр, терлекчелек һәм үсемлекчелек продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрделәр, төрле үләннәрдән дару формалары ясадылар һәм бозауларның клиник хәлен ачыкладылар. Ә бу көнне анда беренче урынны техникум данын яклаган Динә Фәхретдинова яулады. Икенче-өченче урыннарда - Удмуртиядән һәм Мари Элдан килгән студентлар. Алга таба биремнәр катлауланачак. Казанда 7-9 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк региональ этапта 16 сәгать эшләргә туры киләчәк. Динә анда да сынатмаска җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев