Буада хәйрия концерты узды
Дүшәмбе көнне мәдәни үсеш үзәгендә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
Бу чарага һәркем үз өлешен кертәсе килде. Шул исәптән “Беренчеләр хәрәкәте”дә. Әлеге яшьләр хәрәкәтенең кураторы Наталья Храмова белдерүенчә, укучылар үз куллары белән төрле эшләнмәләр әзерләделәр.
– Балалар әлеге күргәзмәгә ныклап әзерләнделәр. Мәсәлән, Күшке авылы укучылары ачкыч брелоклары әзерләделәр. Берсе дә кире какмады, һәрберсе сугышчан абыйларына изге теләкләрен җиткереп, хәленнән килгәнне ясады, - диде ул.
Залда буш урыннар юк иде диярлек. Концерттан кергән акча районның гуманитар штабына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев