Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада хәтер көне кабат әфганчы сугышчылар ны җыйды (фоторепортаж)

Буада хәтер көне кабат әфганчы сугышчылар ны җыйды (фоторепортаж)

 

 

 

Бүген  мәдәни үсеш үзәгендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстан җиреннән чыгарылуга 37 ел узу уңаеннан тантаналы чара узды. Фоеда ташлы Әфган җирләреннән,  хәрбиләрнең күрсәткән батырлыкларын чагылдырган фото күргәзмә куелган иде.

Әфганстан җирендә башларын салган геройларның якыннары беренче рәттә урын алдылар. Якташларыбызның батырлыгы мәңгелек, алар буалыларның йөрәгендә. Аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Аннан сәхнәдә сүзне район башлыгы Ранис Камәртдинов алды. Ул Буа районыннан Әфганстанда 167 ир-егетнең хезмәт итүен, безнең районнан 5 хәрбинең туган якларына әйләнеп кайта алмауларын, 52 якташыбызның тыныч тормышта якты дөньядан китүләрен әйтте һәм тантанада катнашучылар аларның батырлыгын 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Ранис Рафисович әфганчы хәрбиләрнең бүген яшьләрне патриотик тәрбияләүдә ярдәм итүләрен, СВОга   үзләреннән зур өлеш кертүләрен белдерде. Буа шәһәрендә яшәүче Әфган сугышында булган һәм үзе теләп СВОга китеп анда хезмәт итүчеләргә зур ярдәм иткән Юрий Тарасовка, һәм әфганчы хәрби Рәсмил Айзатуллинга район башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Буага хәрбиләр алдында чыгыш ясарга Татарстанның Атказанган артисты, үзенең патриотик җырларын  СВОдагы егетләр янына барып та башкарган Игорь Горчаков һәм СВОдан аягын өздереп кайткан Саба егете Ленур Биктимеров та килгән иделәр. Әфганстан сугышы ветераны, әфганчы ветераннар советы рәисе, волонетер Ринат Хәсәнов аларга рәхмәтен ирештерде, бүләкләр тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев