Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада хатын-кыз үзен кыйнаган ирнең өстеннән тормаган һәм суд җинаять эшен туктату турында карар чыгарган

Буада хатын-кыз үзен кыйнаган ирнең өстеннән тормаган һәм суд җинаять эшен туктату турында карар чыгарган

 

Буа шәһәрендә яшәүче М. исерек хәлдә шәһәрнең Р. Люксембург урамы 175 А йорт янында “Шкода Октавия” автомобиленең йөртүче урынында утырга Э.не автомобиленнән урамга сөйрәп чыгарган һәм йөзенә, башына берничә тапкыр суккан. Нәтиҗәдә Э. җиргә егылган. Шуннан Э. аның яныннан качарга теләгән һәм ир аны янә эләктереп алып, "Лада Веста" автомобиленең арткы пассажир урынына сөйрәп утырткан. Шуннан соң да тынычлана алмыйча, кабат корбанын чәчләреннән сөйрәп чыгарып, яңакларына берничә тапкыр суккан. Хатын-кыз икенче тапкыр җиргә егылган. Нәтиҗәдә хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килгән ул тән җәрәхәтләре алган.

Каза күрүче, М.ны баштан җинаять җаваплылыгына тартырга уйлый. Хөкем ителүче белән корбанның ярашуы сәбәпле, Буа шәһәр суды тарафыннан кыйнау һәм башка көч куллану гамәлләре өчен М.га карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарылган. М. моңа кадәр дә шундый ук гамәлләре өчен административ җәзага тартылган булган инде.

Буа шәһәр суды җинаять эшен туктату өчен нигез булып түбәндәгеләр торуын хәбәр итә: хөкем ителүченең моңа кадәр бер тапкыр да хөкем ителмәве, җинаятьнең кечкенә авырлыкта булуы, хөкем ителүченең үз гаебен тулысынча тануы, начар эш кылганы өчен үкенүе, корбаны белән ярашуы, китергән зыянны каплавы, гафу үтенүе һәм үзен бары яхшы яктан гына күрсәтүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев