Буада яңа ел ялларында 422 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа елның беренче 11 көнендә шактый күп - барлыгы 422 чакыру алынган. Аларның иң күбе кан басымы күтәрелү-төшүдән, томау төшү-төчкерүдән интегүчеләрдән керде. ОРВИ, ОРЗ белән чирләүләр кискен артты. Иң мөһиме бәй-рәмнәрдә гадәттән тыш сәбәп буенча чакырулар күзәтелмәде. Декабрьдә исә 1191 чакыру...
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа елның беренче 11 көнендә шактый күп - барлыгы 422 чакыру алынган.
Аларның иң күбе кан басымы күтәрелү-төшүдән, томау төшү-төчкерүдән интегүчеләрдән керде. ОРВИ, ОРЗ белән чирләүләр кискен артты. Иң мөһиме бәй-рәмнәрдә гадәттән тыш сәбәп буенча чакырулар күзәтелмәде.
Декабрьдә исә 1191 чакыру алынган. Бу узган айлар белән чагыштырганда күб-рәк. Хезмәткәрләр моны бәйрәм алды ыгы-зыгысы дип аңлаталар. 342 очракта кан басымыннан, 102 очракта инсульт, остеохондроздан интегүчеләр, 90 очракта ОРЗ белән чир-ләүчеләр мөрәҗәгать итте. Наркология авырулары буенча 72, исле газ һәм алкоголь белән агулану аркасында 5 чакыру булды. 7 кеше "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче җан бирде. Медицина хезмәткәрләре барлыгы 7 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә чыктылар. Яңа ел төне тыныч узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев