Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яңа мәдрәсә төзелә башлады. Нинди акчага? (+фото)

Моннан берничә ел элек Буа мәдрәсәсе ишегалдында яңа бинага нигез ташы салынган иде. Рамазан аенда аның диварлары торгызыла башлады. Ул башлыча хәйриячеләр ярдәме белән төзелә. Мәдрәсә директоры Рәшит Мөлеков белдерүенчә, бүгенге көндә 2 миллион 37 мең сум хәйрия акчасы җыелган. Әлеге сумма эшне башларга мөмкинлек биргән. Ә бинаны төзеп чыгу...

Моннан берничә ел элек Буа мәдрәсәсе ишегалдында яңа бинага нигез ташы салынган иде. Рамазан аенда аның диварлары торгызыла башлады. Ул башлыча хәйриячеләр ярдәме белән төзелә. Мәдрәсә директоры Рәшит Мөлеков белдерүенчә, бүгенге көндә 2 миллион 37 мең сум хәйрия акчасы җыелган. Әлеге сумма эшне башларга мөмкинлек биргән. Ә бинаны төзеп чыгу проект буенча 15 миллион сум тирәсенә төшәчәк. Килдураз авылыннан Җәүдәт Хөсәенов төзелешкә 700 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Шулай ук зур суммада спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр фермер Сәйдәш Мусин, шәхси эшмәкәр Минсур Янышев, Буадан Җәләловлар, Даутовлар гаиләләрен атарга була.

-Мәдрәсәгә үз өлешен кертүчеләр районнан бик күп. Кызганычка каршы, барысының да исемен атау мөмкин түгел, - ди Рәшит Мөлеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев