Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада әйләнештә ялган акча йөри, сак булыгыз! (+фото)

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елда ялган акча белән бәйле 4 факт булды. Аның өчече ачылды. Ялган 5 меңлек купюраларны 1972 елгы Ульяновск өлкәсендә яшәүче хатын-кыз таратып йөргән. Ул мондый акчаларны калдыру өчен видеокүзәтү булмаган, акчаның чынлыгын тикшереп ала торган җайланма булмаган кибетләрне сайлаган. Шулай итеп ул...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елда ялган акча белән бәйле 4 факт булды. Аның өчече ачылды. Ялган 5 меңлек купюраларны 1972 елгы Ульяновск өлкәсендә яшәүче хатын-кыз таратып йөргән. Ул мондый акчаларны калдыру өчен видеокүзәтү булмаган, акчаның чынлыгын тикшереп ала торган җайланма булмаган кибетләрне сайлаган. Шулай итеп ул ялган купюралар белән "Пестречинка", "Звениговский", "Арыш мае" кибетләрендә түләгән. Хәзер аның эшен Чистай районы суды тикшерә. 2016 елда мондый 3 факт булды. Аларда кем гаепле, әлегә билгесез. Шунысы ачык: ялган акчаларны читкә китеп эшләүчеләргә хезмәт хакы итеп биргәннәр. Быел 1 очрак Чүпрәле районындагы "Магнит" кибетендә теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтә, акчаларны тикшереп алыгыз, бигрәк тә зур суммадагы купюраларны. Моның өчен якындагы банкка барып җайланма белән тикшертергә ялкауламагыз. Ә ялган акчаны чыныннан аеру билгеләре түбәндәге буклетларда күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев