Буада: йөртүче игътибарсызлыгы нәрсәгә китерде (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 ноябрь көнне теркәлгән ике юл-транспорт һәлакәте дә йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында булган.
Беренчесе шәһәрнең Р. Люксембург урамында була. “ВАЗ-21074” автомобиле кузгалып киткәндә арты белән “Лада Гранта”ны бәрдерә дә, ДТП урыныннан качып китә. Икенче юл һәлакәтендә Ефремов урамында “ВАЗ-2109” һәм “Тайота” автомобильләре юл бүлешә алмыйлар. Авариядә соңгысы гаепле, ул икенчел юлга борылганда “поворитник”ны кабызмаган булган. Аның бу маневрын белмәгән “ВАЗ-2109” чит ил машинасының янына килеп керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев